Бәрәңге сөйләше

Бәрәңге сөйләше
Үзисем:

татарча

Илләр:

Россия

Төбәкләр:

Марий Элның төньяк-көнчыгышы

 Классификация
Төркем:

Бәрәңге сөйләше — татар теленең казан диалектына караган бер сөйләше. Исеме Марий Элның татарлар күпләп яши торган Бәрәңге авылы исеменнән чыккан.[1]

Сөйләш Марий Элның Бәрәңге һәм Мари-Төрек районнары татарлары арасында таралган. Казан диалектының дөбъяз һәм көньякта балтач сөйләшләре, мари теле белән чикләнә. Монда Татарстанның күрше районнарыннан күчеп килгән татарлар тора һәм Казан арты сөйләшләре өчен бик күп уртаклыклар бар.[1]

1) Сөйләштә җ һәм й авазлары параллель кулланыла (җук һәм юк һ.б.).

2) Сүз составына сорау кушымчаларында әдәби телдәге тар әйтелешле ы — е сузыклар урынына киң а — ә кулланыла: барасыңма (барасынмы).

3) Сүз ахырында Казан арты, Тау ягы, керәшен татарлары сөйләшләрендәге кебек ң авазы урынына н кулланыла: безнен (безнең).

4) Сүз уртасында, Казан арты сөйләшендәге кебек, ң авазыннан соң г өстәлеп ңг аваз комплексы барлыкка килә: яңга (яңа).

5) Сүз ахырында н авазы, Казан арты сөйләшендәге кебек, л авазына башланган кушымчалар ялгаганнан соң, л га күчә: зиһелле (зиһенле), чыллап (чынлап).

6) н һәм м авазлары буташтырыла: җилем, елем (җилен).

7) н һәм л авазлары буташтырыла: нампа (лампа), җоңдыз, йондыз (йолдыз).

8) с — ч — ш — т авазларының тәңгәллеге бар: чичта (чиста), бачкыч (баскыч).

9) х һәм к авазлары буташтырыла: катын (хатын).

10) ф авазы урынына п кулланыла: Шярәпи (Шәрәфи).

11) Метатеза күренеше хас: күгәлә (күләгә), сулама (сумала).

12) Аваз төшерелү очраклары күзәтелә: ич (һич), миа (миңа), сиа (сиңа).

13) Иҗек төшерелү очраклары бар: ишелү (ишетелү), байнак (баягынак).

14) Эпентеза күренеше хас: быргыту (ыргыту), арткылы (аркылы).

15) Геминация күренеше киң таралган: аппай (апай, сеңел), оззын (бик озын)

16) Сыйфатларда, рәвешләрдә чагыштыру дәрәҗәсе кушымчасы -рак, -рәк плеонастик кулланыла. Мәсәлән, сөйкемлерәгрәк (сөйкемлерәк).

17) Әгәр әдәби телдә изафәтле сүзтезмәнсе икенче компоненты тартым кушымчасы ала торган булса, сөйләштә бернинди морфологик күрсәткечләр кулланылмый, икенче компонентның тартым кушымчасы булмый: мәктәп җан (мәктәп яны), кунак кыз (кунак кызы).

18) Әдәби телдәге хикәя фигыльнең 2 нче зат күплек саны кушымчасы -сыз, -сез урынына кушма формант -сыгыз, -сегез файдаланыла: урмаңга барасыгызма (урманга барасызмы). Бу күренеш урга диалектның күпчелек сөйләшләрендә күзәтелә.

19) Хикәя фигыльнең категорик киләчәк заман юклык формасы 1 нче затта -дым, -дем аффиксы һәм «юк» модаль сүзе белән белдерелә: калдым юк (калмаячакмын), озак тордым юк.

20) Хикәя фигыльнең билгесез киләчәк заман формасы кыскартылып кулланыла. Мәсәлән, торым (торырмын).

21) Сөйләштә инфинтивның -мага, -мәгә; -асы, -әсе формалары кулланыла: Миа иртәгә урманга бармага кирәк (Миңа иртәгә урманга барырга кирәк).[1]

  1. 1,0 1,1 1,2 Әхәтов Г. X. Татар диалектологиясе. Югары уку йорты студентлары өчен дәреслек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1984. 216 6. Б.57-61.
  • Рамазанова Д. Б. Казан галимнәре Бәрәңге төбәгендә (диалектологик экспедицияләр турында) // Наша жизнь (Параньгинская районная газета). — 2011. — 3 июль.
  • Рамазанова Д. Б. Бәрәңге сөйләше // Татар халык сөйләшләре: Ике китапта. — Беренче китап. — Казан: Мәгариф, 2008. — 49-55 б.
  • Бурганова Н. Б. Из наблюдений над говором параньгинских татар // Изв. КФАН СССР. Серия гум. наук.— Вып. 1.— Казань, 1955.— С. 103—116.
  • Шамгунова Р. Р. Некоторые глагольные формы параньгинского говора // Памяти В. А. Богородицкого (к столетию со дня рождения, 1857—1957).— Казань, 1961.— С. 357—360.