Илдус Хәйбуллин

Илдус Хәйбуллин
Туган телдә исем Илдус Бари улы Хәйбуллин
Туган 11 октябрь 1937(1937-10-11) (86 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Төньяк Норлат
Үлгән 23 февраль 2007(2007-02-23) (69 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан авиация институты
Һөнәре физик
Эш бирүче РФА Казан физика-техника институты[d] һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d] (1985) һәм РФА әгъза-корреспонденты[d] (1991)

Илдус Бари улы Хәйбуллин (1937 елның 11 октябре - 23 февраль 2007) - Россия физигы, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, күп кенә милли академияләрнең мактаулы әгъзасы.

Хәйбуллин Илдус Бари улы Татарстан АССРның Яшел Үзән районы Төньяк Норлат авылында туган. Милләте буенча-татар. 1960 елда Казан авиация институтының радио факультетын тәмамлый. 1960-1966 елларда 296 нчы п/яда (Казан) инженер, өлкән инженер, радиотехника бүлеге лабораториясе мөдире булып эшли. 1966-1992 елларда РФА Казан фәнни үзәгенең Казан физика-техник институтында (лаборатория мөдире, фәнни эш буенча директор урынбасары) эшли. 1973 елда Илдус Бари улы Мәскәүдә кандидатлык диссертациясен яклый. 1985 елда Илдус Бариевич ион-легацияләнгән ярымүткәргечләрне лазерлы яндыру буенча фәнни доклад рәвешендә докторлык диссертациясен яклый, ә 1991 елда Россия Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана. 1992 елдан башлап Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең баш гыйльми секретаре, РФА Казан фәнни үзәгенең Казан физика — техник институтының радиацион физика лабораториясе мөдире булып эшли. Илдус Бариевич — Казан физик юнәлештәге фәнни мәктәбенә яңа булган - ион имплантациягә нигез салучы, профессор. Төп фәнни хезмәтләр каты җисемнәр физикасына, ярымүткәргечле микроэлектроника һәм исәпләү техникасына багышланган. 2007 елда вафат була.

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]