Калмык теле
Калмык теле | |
Үзисем: | Хальм́г кел́н |
---|---|
Илләр: | |
Сөйләшүчеләр саны: | |
Халәт: | |
Классификация | |
Төркем: | Евразия телләре
|
Язу: | кирилл язуы (РФ) |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: | кал 260 |
ISO 639-1: | — |
ISO 639-2: | — |
ISO 639-3: |
Калмык теле (үз атамасы Хальм́г кел́н) — калмыкларның теле. Калмыкия Республикасының дәүләт телләренең берсе. Калмык телендә сөйләшүчеләр РФ төбәкләрендә (Әстерхан, Ростов өлкәләрендә), Кыргызстанда (Ыссык Күл өлкәсендә) тупланып яшиләр. Шулай ук Көнбатыш Европа илләрендә (Алмания, Франция), АКШта (Джерси штаты, Филадельфия) аз санлы калмык телен кулланучылар төркемнәре бар. Барлык илләрдәге калмыкларның гомуми саны 360 800. РФ төбәкләрендә 183 000 калмык яши (2010 елгы халык санын алу мәгълүматы буенча). Калмык телендә сөйләшүчеләр 80 500 (2010 елгы халык санын алу мәгълүматы буенча). Калмык теленә урта дәрәҗәдә юкка чыгу куркынчы яный[2].
Калмык теле монгол телләренең көнбатыш төркеменә карый. 3 сөйләше бар: дербет сөйләше, торгут сөйләше, бузау (дон) сөйләше.
Фонетика
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Cузык авазлар өлкәсе (вокализм) үзенчәлекле. Калмык телендә киң, тар һәм аңлаешсыз (кыска, редукцияле) сузыклар бар. Аңкау сингармонизмы күзәтелә. Алгы рәт ӧ, ӱ, борынгы йомык k авазлары, аффрикатлар сакланган. Калмык телендә ирен (лабиаль) гармониясе юк. Ә сузыгы киң кулланыла.
Морфология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Калмык телендә 8 килеш бар. Баш килештәге сүзләрнең —нга бетүе, фигыльнең —жана дип бетүче төре, хикәя фигыльнең —хла дип бетүче шартлы төре күзәтелә. Аеручы хикәя фигыльләрдә инкарь итү «уга» кисәкчәсе белән белдерелә.
Лексика
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Калмык телендә санскрит-тибет, кытай, төрки, рус телләреннән кергән алынмалар шактый күп.
Алфавит
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]A a | Ә ә | Б б | В в | Г г | Һ һ | Д д | Е е |
Ё ё | Ж ж | Җ җ | З з | И и | Й й | К к | Л л |
М м | Н н | Ң ң | O o | Ө ө | П п | Р р | С с |
Т т | У у | Ү ү | Ф ф | Х х | Ц ц | Ч ч | Ш ш |
Щ щ | ъ | Ы ы | ь | Э э | Ю ю | Я я |
1648-1924 елларда калмыклар тодо бичиг дип аталучы гомумойрат (монгол) язуыннан файдаланган, язма әдәбият та әлеге язуда барлыкка килгән. Ойрат әдәби телендә XVII-XIX гасырларда иҗат ителгән язма истәлекләр сакланган. 1924 елда рус графикасы нигезендә әлифба кабул ителә. 1931-1938 елларда калмыклар латин язуын кулланган. 1939 елдан рус графикасындагы әлифба кертелә. Калмык телендә «Хальмг үнн» газетасы нәшер ителә; периодик рәвештә «Теегин герл» әдәби журналы, «Байр», «Байрта» яшүсмерләр һәм балалар журналы чыга.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 12 (Исл-Кан). М.: НИ БРЭ, 2008. ISBN 978-5-85270-343-9
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Биткеева А.Н. Калмыцкий язык в современном мире. М., 2006.
- Убушаев Н.Н. Диалектная система калмыцкого языка. Элиста, 2006.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Үзәк | Бурят • Хамниган • Монгол (баарин, чаһар, халха, хорчин) • Ойрат (Алаша • Калмык • Торгут) • Ордос |
---|---|
Көньяк | Баоань ( Канҗә • Дуншян) • Шира-югур • Монгор |
Башка | Даур • Могол |
Тарихи * | Классик монгол • Урта монгол • Каракытай |
* — Үле телләр |