Лена
География | |
---|---|
АТБ | Якутия, Өркет өлкәсе |
Ил | Россия |
ДДӨБ | 1466 метр, 0 метр |
Координатлар | 53°56'8"тн, 108°5'31"кнч, 72°24'42.8"тн, 126°41'4.9"кнч |
РДСР | 18030900112117500000010, 18030300212117200000003 һәм 18030700112117400000000 |
Tarddiad | Байкальский хребет |
Нинди сулыкка коя | Лаптевлар диңгезе |
Бассейн мәйданы | 2 490 000 км² |
Озынлык | 4294 километр |
Су чыгымы | 16 350 м³/с |
Лена (рус. Лена, сах. Өлүөнэ) — Көнбатыш Себердәге елга.
Озынлыгы 4400 км, Бассейнының мәйданы — 2 490 мең км². Байкал тау тезмәсендә башланып, Лаптевлар диңгезенә дельта ясап коела. Югары агым һәм бассейнының зур өлеше Байкал буе һәм Байкал артының таулы районнары һәм Урта Себер яссы таулыгында. Югары агымында Лена үзәне тар (1 — 10 км), ярлары биек, түбәнрәк үзән 30 километрга кадәр киңәя, ярлары Якутскига кадәр биек, кыялы, түбәнлекләрдән гыйбарәт. Төп кушылдыклары: сулда Нюя, Вилюй, уңда Киренга, Витим, Олёкма, Алдан. Уртача су чыгымы 17 мең м³/сек. Октябрьда боз белән каплана, июнь башында боздан арына. Мөнтәзәм көймәләр йөреше — Усть-Кут шәһәреннән.
Төп портлар һәм пристаньнәр: Осетрово, Киренск, Ленск, Олёкминск, Покровск, Якутск, Сангар. Балык тотыла.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Якутск тирәсендә
- Лена дельтасы
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ А.А. Зайцев, О.М. Кирик, В.С. Михайлов ВЗАИМОДЕЙСТВИЕ РЕЧНОГО ЛЬДА С РУСЛОМ НА р. ЛЕНЕ И ЕЕ ПРИТОКАХ // НАУЧНО-ИССЛЕДОВАТЕЛЬСКАЯ ЛАБОРАТОРИЯ ЭРОЗИИ ПОЧВ И РУСЛОВЫХ ПРОЦЕССОВ им. Н.И. МАККАВЕЕВА. — Москва: МГУ. — С. 244.