Ленар Гайсин

Ленар Гайсин
Туган телдә исем Гайсин Ленар Гайнулла улы.
Туган 25 апрель 1952(1952-04-25) (72 яшь)
Татарстан Республикасы, Мөслим районы, Метрәй авылы.
Милләт татар.
Ватандашлыгы Татарстан Республикасы.
Әлма-матер Казан милли тикшеренү технология университеты
Һөнәре галим, техник фәннәр кандидаты, җитәкче, спортчы.
Балалар Луиза (1975), Рамил (1977).
Ата-ана
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясенең почетлы химигы, Татарстан Республикасының атказанган химигы, Татарстан Республикасының атказанган рационализаторы. «1000-летие Казани» медале. Татарстан Республикасының дәүләт премиясе лауреаты (2010).
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр нәмзәте[d]

Ленар Гайсин (рус. Ленар Гайнуллович Гайсин) — татар галиме, техник фәннәр кандидаты, җитәкче, Россия Федерациясенең почетлы химигы, Татарстан Республикасының атказанган химигы, Татарстан Республикасының атказанган рационализаторы, ССРБның спорт мастеры.

Гайсин Ленар Гайнулла улы 1952 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Мөслим районының Метрәй авылында туа. Әтисе Гайнулла Фәрди улы Гайсин химия-биология укытучысы буларак билгеле. Ленар Гайсин 1975 елда «инженер-химик-технолог» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлый. 1975-1978 елларда Красноярскның «Енисей» химкомбинатында 5нче разрядлы аппаратчик, смена мастеры һәм 1нче категорияле инженер-технолог булып эшли. 1978 елда Л.Я.Карпов исемендәге Менделеевск химзаводына күчә һәм анда инженер-технолог, углекислоталы барий участогында өлкән инженер-технолог, цех начальнигы урынбасары, хлорлы барий цехы начальнигы, җитештерү бүлеге начальнигы, баш инженер юлларын үтеп техник директор дәрәҗәсенә үсә. 1999-2003 елларда ул Л.Я.Карпов исемендәге Менделеевск химзаводын җитәкли. 2000 елда Ленар Гайсин техник фәннәр буенча «Исследование и разработка конверсионного способа получения сульфида натрия» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 2006 елдан Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятендә эшли башлый һәм 2009 елдан шушы оешманың рәисе.ССРБның спорт мастеры, 2002-2011 елларда Татарстан Республикасының ирекле көрәш федерациясен җитәкләп барды. 2000 елда Ленар Гайсин техник фәннәр буенча «Исследование и разработка конверсионного способа получения сульфида натрия» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 2010 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт премиясенә лаек була. Ленар Гайнулла улы Гайсин химия производствосына бәйле булган күп кенә китаплар авторы. Китаплары Казанда, Мәскәүдә һәм Екатеринбургда басылып чыга.

  • Ахметов Т.Г. и др. Химическая технология неорганических веществ: Учеб.пособие для вузов / Т.Г.Ахметов, В.М.Бусыгин, Л.Г.Гайсин, Р.Т.Порфирьева; Под ред. Т.Г.Ахметова. - М.: Химия, 1998. - 488 с.: ил. (Тираж - 1500 экз). - ISBN 5-7245-1101-0.
  • Номенклатура химических соединений: Конспекты лекций, обучающиеся задачи и справочный материал / М.Б.Газизов, Л.Г.Гайсин, А.А.Газизов, Р.А.Хайруллин, И.С.Аглиуллин, Р.Ф.Каримова. - Казань: Казан. гос. технол. ун-т, 2001 - 336 с. (Тираж - 500 экз). - ISBN 5-7882-0092-Х.
  • Химическая технология неорганических веществ: В 2 кн. Кн.1: Учеб. пособие / Т.Г.Ахметов, Р.Т.Порфирьева, Л.Г.Гайсин и др.; Под ред. Т.Г.Ахметова. - М.: Высш. шк., 2002. - 668 с.: ил. (Тираж - 5000 экз). - ISBN 5-06-004244-4 (кн. 1).
  • Химическая технология неорганических веществ: В 2 кн. Кн.2: Учеб. пособие / Т.Г.Ахметов, Р.Т.Порфирьева, Л.Г.Гайсин и др.; Под ред. Т.Г.Ахметова. - М.: Высш. шк., 2002. - 533 с.: ил. (Тираж - 5000 экз). - ISBN 5-06-004333-9 (кн. 2).
  • Прохоров А.Г., Гайсин Л.Г., Ткачев К.В. Химия и технология сульфида натрия. - Екатеринбург: Из-во Урал. ун-та, 2004. - 224 с. (Тираж - 300 экз). - ISBN 5-7525-1291-3.
  • Кто есть кто в Республике Татарстан. Справочник. - Выпуск 6. - Казань:Издательский дом «СТАР», 2012. - 330 с. (Тираж 1000 экз.). - ISBN 978-5-89852-015-1 (109нчы биттә).

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]