Миңгол Галиев
Миңгол Галиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Миңгол Вәгыйз улы Галиев |
Туган | 27 август 1941 (83 яшь) Татарстан, Мамадыш районы, Иске Комазан авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ Россия Федерациясе/ Татарстан |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Балалар | Роза (вафат). |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Миңгол Вәгыйз улы Галиев — татар җырчысы, тенор, мөгаллим, Татарстанның халык артисты.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Миңгол Вәгыйз улы Галиев 1941 елның 27 августында Татарстан Республикасының Мамадыш районы Иске Комазан авылында дөньяга килгән.
Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган, танылу алган җырчы (тенор) Миңгол Галиевның төрле елларда исеме алыштырылган Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетында күп еллар педагогик, фәнни хезмәтләр (алар 50дән артык) белән бергә концерт һәм музыкаль-агарту эшчәнлеге алып баруы, музыкаль конкурсларда жюрида эшләве мәгълүм. Аның шәкертләренең күпчелеге республика, Бөтенроссия, халыкара дәрәҗәдә лауреатлар һәм дипломантлар булды, мактаулы исемнәр бирелде.
Татарның җыр сәнгате үсешенә үзеннән зур өлеш керткән Миңгол Галиевның җырлавын, ә аның репертуарында композиторларыбыз һәм халкыбыз иҗат иткән 800дән артык әсәр, Мәскәү, Петербург, Уфа, Әстерхан, Ижау, Пермь, Екатеринбург, Саранск, Ухта, Воркута, Омск, Ырынбур һәм илебезнең Татарстаннан читтәге бик күп төбәкләрендә, шулай ук Бакы, Кишенәү, Таллинн кебек якын чит илләр башкалаларында ишетеп, үзен шәхсән күреп беләләр. Гастрольләр белән ул төрле елларда Чехословакия, Төркия, Япония, Болгария, Румыния, Швеция илләренә булган. Фондларда исә аның башкаруында йөздән артык татар җыры, мөнәҗәтләр саклана.
Милли музыкаль сәнгатьтә якты эз калдырган Сара Садыйкова, Бату Мулюков, Салих Сәйдәшев, Габдулла Рәхимкулов, Таһир Якупов, Рахилә Мифтахова кебек фидакяр затларыбызга багышланган фәнни мәкаләләре Миңгол Галиев авторлыгында басылып чыгуын да әйтеп үтү урынлы.
Гаиләсе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хатыны Фәния (Федосия), фельдшерлык һөнәрен үзләштергән, Красноярск краенда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган зоотехник.
Балалар:
- Марат башта элемтә техникумын, аннары авиация институтын тәмамлаган.
- Роза педагогия институтының география факультетын тәмамлаган. Ир - Вәли, ике балалары булган[1].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Фәридә Ибраһим. Кунакчыл йорт ишеге. «Гаилә Учагы», 2010 ел, август, 4-5нче битләр
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Милләттәшләр» сайтында 2012 елның 24 ноябрь көнендә архивланган. (рус.)
- Миңгол Галиев мөнәҗәт башкара 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Камал театрында Миңгол Галиев кичәсе булачак
- СЕЗ ИҢ ГҮЗӘЛ КЕШЕ ИКӘНСЕЗ(үле сылтама)
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|