Сахалин
...хөрмәтенә аталган | FETCH_WIKIDATA |
---|---|
Башкала | Южно-Сахалинск |
Халык саны | 673 100 |
Сәгать кушагы | UTC+11:00 |
Җәгърафия | |
АТБ | Сахалин өлкәсе |
Ил | Россия |
Мәйдан | 72,492 км² |
ДДӨБ | 1609 метр |
Сулык | Япон диңгезе, Төньяк Тын океан |
Координатлар | 50.5°N 143°E |
Озынлык | 950 километр |
Сахалин, Сәхәлин (рус. Сахалин) — Азиянең көнчыгыш ярлары янындагы утрау. Россиянең Сахалин өлкәсе составында. Озынлыгы 948 км, киңлеге 100 кмга якын, мәйданы 76,4 мең км². Сахалинны кыйтгадан Татар бугазы аерып тора. Охот вә Япон диңгезләре диңгезләре белән юыла. Ярлар буйлап сузылган таулар (иң биек ноктасы — Лопатин тавы, 1609 м) арасында иңкү тигезлекләр урнашкан, төньяк өлеше — тигезлек. Таулар нигездә комташ, сланецлар һәм метаморфлашкан токымнардан төзелгән.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Климат муссонлы. Көньяк-көнбатыш яр буе Цусима агымы тәэсирендә аеруча җылы. Елга 400–750 мм явым төшә. Төп елгалар — Тым һәм Поронай.
Туфраклары көлсу, сазлы һәм аллювиаль. Җир йөзенең зур өлеше урман (акчыршы, чыршы, эрбет, карагач). Көнбатыш өлешендә курил бамбуклыклары очрый. Хайваннар дөньясы Себернекенә охшаш, ләкин бераз ярлырак.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сахалин аурупалыларга 17 гасырдан мәгълүм булса да, аның утрау икәнлеге фәкать Г.И.Невельский экспедициясе вакытында (1848-49) ачыкланган. 1855 елда төзелгән Россия-Япония шартнамәсендә Сахалин ике дәүләтның уртак милке дип билгеләнгән. 1875 елда Сахалин Россиягә күчкән. Россиянең мәгълүбияте белән тәмәланган Россия—Япония сугышыннан соң төзелгән Портсмут солых шартнамәсе (1905) буенча Көньяк Сахалин (50° төньяк киңлегеннән көньяктарак) Япониягә күчте. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Советлар Берлеге составына күчкән.
Файдалы казылмалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Утрауда ташкүмер (көнбатышта) һәм нефть (төньяк-көнчыгышта) чыганаклары бар.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Охот диңгезе ярында
- Саха Якутия бер тамырлы сүз