Селты өязе
Ил | |
---|---|
Статус | |
Төбәк | |
Административ үзәк | |
Нигезләү датасы | |
Юкка чыгару датасы |
Селты өязе (удм. Сьӧлта уезд, рус. Селтинский уезд) — Вәтәк автономияле өлкәсе эчендә административ-территориаль берәмлек.
Өяз үзәге — Селты шәһәре.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Селты өязе БҮБК декреты нигезендә 1921 елның 8 декабрендә барлыкка килә. Өяз составына элекке Вятка губернасының Малмыж өязенең вулыслары кертелә.
Өяз 1924 елның административ реформасы нәтиҗәсендә юкка чыгарыла; Глазов өязе составына ике вулыс, Ижау өязе тугыз вулыс кертелә.
Административ бүленеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]11 вулыска бүленгән.