Төс
Төс — электромагнитик нурланыш оптик диапазонының субъектив сыйфатламасы, физик, физиологик, психологик факторларга бәйле һәм физиологик күрү сизүе нигезендә хасил була.
Төс үзләштерү кеше индивидуальлеге, шулай ук спектраль состав, тирәдәге яктылык чыганакларына карата яктылык контрасты белән билгеләнә. Шулай ук метаметрия күренеше бик мөһим.
Физиология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төс сизү сәләте яктылыкны сизүчән күзәнәкләрнең ярсуы һәм ярсудан туктавы — күзләр челтәр катлавы рецепторлары (колбочкалар) ярдәмендә мидә хасил була.
Кешеләрдә һәм приматларда спектр сизүчәнлегенә бәйле өч төр колбочкалар бар: ρ (шартлы рәвештә кызыл), γ (шартлы рәвештә яшел), β (шартлы рәвештә зәңгәр). Челтәр катлау үзәгендә иң күп төс рецепторлары урнашкан.
Сөйрәлүчеләр, кошлар һәм кайбер балыклар оптик нурланышның киңрәк өлкәсен күрә ала, алар якын ультрашәмәхә нурланыш (300–380 нм), спектрның зәңгәр, яшел һәм кызыл өлешен сизәләр.
Эңгер-меңгер вакытын сизүчән рецепторлар таякчыклар дип йөртелә.
Төп төсләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Беренче тапкыр Исаак Ньютон бериш спектрны 7 төскә бүлә. Бериш спектр дифракцион рәшәткәдә күзәтелә.
Төс | Дулкын озынлыгы, нм | Ешлыклар, ТГц | Фотоннар энергиясе, эВ |
---|---|---|---|
Кызыл | 625–740 | 405–480 | 1,68–1,98 |
Әфлисун | 590–625 | 480–510 | 1,98–2,10 |
Сары | 565–590 | 510–530 | 2,10–2,19 |
Яшел | 500–565 | 530–600 | 2,19–2,48 |
Күк | 485–500 | 600–620 | 2,48–2,56 |
Зәңгәр | 440–485 | 620–680 | 2,56–2,82 |
Шәмәхә | 380–440 | 680–790 | 2,82–3,26 |
Төс түгәрәгенең төсләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]RGB системасында төсләр 12 төп төсмергә бүленә: 3 төп төс, 3 өстәмә төс, 6 арадагы төсмер.
№ | Төс | Тәртип | Төсмер, 0–239 | Төсмер, 0–360 (HSV) | Уналтылык коды |
---|---|---|---|---|---|
1 | Кызыл | I | 0 | 0/360 | FF0000 |
2 | Әфлисун | III | 20 | 30 | FF8000 |
3 | Сары | II | 40 | 60 | FFFF00 |
4 | Сары-яшел (шартрёз) | III | 60 | 90 | 80FF00 |
5 | Яшел | I | 80 | 120 | 00FF00 |
6 | Зәңгәр-яшел (яшь кәбестә) | III | 100 | 150 | 00FF80 |
7 | Яшел-зәңгәр (циан) | II | 120 | 180 | 00FFFF |
8 | Зәңгәрсу | III | 140 | 210 | 007FFF |
9 | Зәңгәр | I | 160 | 240 | 0000FF |
10 | Миләүшә | III | 180 | 270 | 4B0082 |
11 | Маҗента | II | 200 | 300 | FF00FF |
12 | Гөлчәчәк | III | 220 | 330 | FF0080 |
Киләсе калыпта төсләр түгәрәгенең 12 төсе күрсәтелгән: анда төп төсләр - кызыл, сары, зәңгәр (RYB). Биредә беренче тәртиптәге төсләр (төп), икенче тәртиптәге төсләр (катнаш), өченче тәртиптәге төсләр (катлаулы) күрсәтелә:[1].
№ | Төс | Төс тәртибе |
---|---|---|
1 | Кызыл | I |
2 | Кызыл-әфлисун | III |
3 | Әфлисун | II |
4 | Сары-әфлисун (гәрәбә) | III |
5 | Сары | I |
6 | Сары-яшел | III |
7 | Яшел | II |
8 | Зәңгәр-яшел | III |
9 | Зәңгәр | I |
10 | Зәңгәр-шәмәхә (миләүшә) | III |
11 | Шәмәхә | II |
12 | Кызыл-шәмәхә | III |
Төс үлчәнә торган физик сыйфатларга ия була: яктылык, туендырылу, төсмер.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Артюшин Л.Ф. Основы воспроизведения цвета в фотографии, кино и полиграфии. — М., 1970.
- Вавилов Н. Свет и цвет в природе.
- Яковлев Б. Цвет в живописи // Художник. 1961, № 3. С. 27–31.
- Гуревич М.М. Цвет и его измерение, М.-Л., 1950.
- Кустарёв А.К. Колориметрия цветного телевидения, М., 1967.
- Уилан Б. Гармония цвета: Новое руководство по созданию цветовых комбинаций / Б. Уилан; Пер. с англ. Г. Щёлоковой. — М.: Астрель, АСТ, 2005.
- Ивенс Р.М. Введение в теорию цвета, пер. с англ. — М., 1964.
- Шерцль В.И. О названиях цветов // Филологические записки. — Воронеж, 1873.
- Wyszecki G., Stiles W.S. Color science. N.Y.-L.-Sydney, 1967.
- Deane B. Judd and Gunter Wyszecki — Color in business, science and industry 1975, ISBN 0-471-45212-2
- Алферов А.С., Шихирин В.Н.,Верняев В.И., Афанасьев А.Н. Полутоновой клин для метрологической аттестации автоматизированных систем контроля внешних признаков полуфабрикатов РЭА. Тезисы докладов Всесоюзной научно-технической конференции "Конструктивно-технологическое обеспечение качества микро- и радиоэлектронной аппаратуры при проектировании и в производстве. Ижевск, февраль 1986 года.
Төп төсләр (исемлек) | |
---|---|
Салават күпере | |
Соры төсмерләр | |
HTML | |
Шулай ук кара |
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Уилан Б. Гармония цвета: Новое руководство по созданию цветовых комбинаций / Б. Уилан; Пер. с англ. Г. Щёлоковой. — М.: Астрель, АСТ, 2005.