Эмиль Талипов
Эмиль Талипов | |
Туганда бирелгән исеме: | Эмиль Мансур улы Талипов |
---|---|
Туу датасы: | 27 гыйнвар 1984 (40 яшь) |
Туу җире: | |
Һөнәре: | драма актеры |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: | 2008 – х. в. |
Бүләк һәм премияләр: | |
Яшәгән урын | |
club_emil_talipov |
Эмиль Талипов, Эмиль Мансур улы Талипов (1984 елның 27 гыйнвары , СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Кадыш) — драма актеры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты (2018), Муса Җәлил исемендәге (2013) һәм «Тантана» (2021) премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1984 елның 27 гыйнварында Татарстан АССР Биектау районы Кадыш авылында (1998 елдан Казанның Авиатөзелеш районындагы бистә) җырлы-моңлы укытучы гаиләсендә туган. Әтисе ― Татарстанның атказанган укытучысы, оста җырчы Мансур Талипов (2024 елда вафат[1]), әнисе ― Әлфия чыгышлары белән Мамадыш районыннан (Яңа Комазан, Ташлы авылларыннан). Игезәк ике апасы бар. Кече яшьтән вокал конкурсларында катнашып, еш кына беренчелекне яулый, музыка мәктәбен (Ф. Шаляпин исемендәге малайлар хор гимназиясен) тәмамлаган, оста итеп гармунда, гитарада уйный. Казанга театр укуханәсенең музыкаль комедия бүлегенә җырчы булу хыялы белән килгән, ләкин анда артистлыкка укырга тәкъдим итәләр. Казан театр укуханәсен (2005, укытучылары Әмир Камалиев, Ришат Хаҗиәхмәтов), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген (2008, укытучысы Фәрит Бикчәнтәев), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлык бүлеген (2008) тәмамлый.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 2008 елдан бирле хезмәт итә. Үзен режиссер буларак та сынап карый: Камал театры сәхнәсендә Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә - адәм баласы» спектаклен сәхнәләштерә, Илгиз Зәйниевның «Бәби» спектаклендә режиссер ассистенты була. Киң диапазонлы артист. Иҗатына нечкәлек, эчкерсезлек хас.
Пародияләр ясау остасы, иң беренче пародиясе Минтимер Шәймиевка була, Айдар Галимов, Айдар Фәйзрахманов, Салават Фәтхетдинов, Илдар Хәйруллин, Равил Шәрәфиев, Хәмдүнә Тимергалиева кебек танылган шәхесләргә пародияләр ясый[2].
Киноактер буларак та билгеле. «Дилемма» (режиссер Рамил Төхфәтуллин, 2007), «Ерактагы йолдызым», «Ялан аяклы кыз – 2», «Реальная сказка» (режиссер Андрей Мармонтов, 2011), «Братья» (Ринат Кәримовның диплом эше, 2016) фильмнарында уйный. «Поэт на все времена» документаль фильмында Такташ ролен башкара[3].
Башкарган кайбер рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ильяс (төп роль) — «Мәхәббәт FM» Илгиз Зәйниев
- Миркәй — «Миркәй белән Айсылу» Нәкый Исәнбәт
- Ялкын — «Бәби» Илгиз Зәйниев
- Исмәгыйль — «Җилкәнсезләр» Кәрим Тинчурин
- Әбүталип — «Мәңгелек буран» Чыңгыз Айтматов
- Әсфәндияр — «Мулла» Туфан Миңнуллин
- Бишпот Хәйбулла — «Арбалы хатыннар» Зәки Зәйнуллин
- Рафаэль — «Искән җилләр көенә» Зөлфәт Хәким
- Корбанов — «Үлеп яратты» Ркаил Зәйдулла
- Зәйтин — «Минем исемем Кызыл» Орхан Памук
- Архиепископ — «Ричард III» Уильям Шекспир
- Исмәгыйль — «Галиябану, сылуым-иркәм» Мирхәйдәр Фәйзи, Туфан Миңнуллин һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2013 — Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика бүләге — «Корбанов («Үлеп яратты», Р. Зәйдулла), Әсфәндияр («Мулла», Т. Миңнуллин) рольләрен башкарган өчен»[4]
- 2018 — Татарстанның атказанган артисты[5]
- 2021 — «Тантана» премиясе — «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Камал театрында куелган «Хуш авылым» документаль спектаклендәге роле өчен[6]
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән. Хатыны Илсөяр, табибә[7], кызы (2020), улы (2023).[8]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Эмиль Талиповның әтисе вафат. intertat.tatar, 29.04.2024
- ↑ Эмиль Талипов: «Театрга урта буын җитми». Азатлык радиосы, 13.04.2014
- ↑ Фәнсилә Шәйдүләтова. Эмиль Талипов: «Янар әле якты йолдызым…». «Мәйдан», 2016 ел, апрель
- ↑ Объявлены имена лауреатов республиканской премии имени Мусы Джалиля. tatpressa.ru, 17.07.2013(рус.)
- ↑ Эмиль Талипов һәм Ләйсән Фәйзуллина – атказанган артистлар. Камал театры сайты, 8.12.2018
- ↑ «Тантана - 2021» театр премияләрен тапшыру. «Татар-информ» онлайн, 27.03.2021
- ↑ Эмиль Талипов. 2018 елның 15 июнь көнендә архивланган. Инстаграм
- ↑ Заслуженный артист Татарстана Эмиль Талипов стал отцом во второй раз. Новости Татарстана и Казани
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Эмиль Талипов. Камал театры сайты
- Эмиль Талипов. kinopoisk.ru