Әнисә Таһирова

Әнисә Таһирова
баш. Әнисә Таһирова

Әнисә Таһирова
Тугач бирелгән исеме: баш. Әнисә Абдулла ҡыҙы Таһирова
Туу датасы: 15 декабрь 1941(1941-12-15)
Туу урыны: СССР, РСФСР, БАССР, Ишембай районы, Макар[d]
Үлем датасы: 18 июнь 2024(2024-06-18) (82 яшь)
Үлем урыны: РФ, БР, Ишембай районы
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү еллары: 19652024
Юнәлеш: поэзия
Жанр: шигырь, сонет
Иҗат итү теле: башкорт теле
Дебют: «Коралай» (1971)
Премияләр: З. Биишева премиясе (2011)
Бүләкләр: БР атказанган мәдәният хезмәткәре

Әнисә Таһирова, Әнисә Абдулла кызы Таһирова (баш. Әнисә Абдулла ҡыҙы Таһирова, 1941 елның 15 декабре, СССР, РСФСР, БАССР, Макар районы, Макар ― 2024 елның 18 июне, РФ, БР, Уфа) ― шагыйрә, сонетлар остасы. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992). З. Биишева премиясе лауреаты (2011). СССР язучылар берлеге әгъзасы (1973).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 15 декабренда БАССР Макар (хәзерге Ишембай) районы Макар авылында туган. Урта мәктәпне, Стәрлетамакта педагогия институтын (1966), Мәскәүдә югары әдәби курсларны (1981) тәмамлый. Мәктәпне бетергәч, комсомол юлламасы буенча төзелештә эшли, башлангыч мәктәптә укыта. Институтны тәмамлагач, 1966-1968 елларда Күмертау районы Ермолаевка мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. 1968 елдан журналистика эшендә: «Башҡортостан ҡызы» журналында (1968 елдан), «Совет Башҡортостаны» газетасында (1984-1985), Уфада радиокомитетта (1976-1993). Мәскәүдә әдәбият институтында (1990-1991), К. Дәүләткилдиев исемендәге сәнгать интернат-мәктәбендә (1994-1997) укыта.

2024 елның 18 июнендә Уфада 83нче яшендә вафат. Ишембай районы Макар авылында җирләнә[1].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ә. Таһирова иҗат кичәсендә

Әнисә Таһированың лирик шагыйрә буларак иҗаты 1960 еллар уртасында башлана. Беренче китабы – «Коралай» (Болан кәҗә) (1971, (рус. Косуля, 1985). «Акчарлагым минем» (1974), «Барсын сиңа якты уйларым» (1979), «Могҗизага килә ышанасым» (1983), «Язлар бүләк итәм» (1986), «Әни сукмагы» (1988), «Умырзая җыры» (1990), «Йөрәк ядкаре» (1996), «Галәм чәчәге» (2002), «Алтын көз» (2011) исемле шигырь җыентыкларының төп темасы – намуслылык, туган илгә мәхәббәт, әниләрне кадерләү. Сонет жанрын куллана. Анна Ахматова, Марина Цветаева, Франческо Петрарка, А.С. Пушкин, М.Ю. Лермонтов шигырьләрен тәрҗемә итте. ССРБ шагыйрәләренең әсәрләрен тәрҗемә итеп бастырды һәм әдәби гонорарны Тынычлык фондына тапшырды.[2] Үзенең китаплары рус, татар, чуаш, азәрбайҗан, алман телләрендә нәшер ителгән. Композиторлар Хөсәен Әхмәтов, Салават Низаметдинов, Р. Сәхәветдинова аның сүзләренә җырлар язды. 20 шигырь җыентыгы авторы.[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әнисә Абдулла ҡыҙы Таһирова / Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]