Татар Википедиясе

Википедия Татар Википедиясе
Tatar Wikipediӓse

URL tt.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр татар теле
Эшли башлау вакыты 2003 елның 15 сентябре
Хуҗасы Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 502 209
Битләр саны 829 658
Үзгәртүләр саны 4 398 875
Теркәлгән кулланучылар 53 384
Актив кулланучылар 63
Идарәчеләр 6
Тирәнлек 2.3
Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (кириллица) телендә бүлеге бар!
tt:Баш бит

Википедия
Википедия

Википедиянең
татар (латиница) телендә бүлеге бар!
tt:Baş bit


Татар Википедиясе (лат. тат. Tatar Wikipediäse) — Википедиянең татар телендәге бүлеге. Төрки телләрдәге Википедияләр арасында мәкаләләр саны буенча, төрекчә Википедиядән генә калышып икенче урында бара. 2003 елның 15 сентябрендә ачыла, һәм баштан фәкать латин әлифбасы белән эшли. Бүгенге көндә исә Татар Википедиясендә латин һәм кирилл әлифбалары тигез хокукларда кулланыла.[1] Татар телендәге бүлекнең күпчелек тарафыннан кабул ителгән исеме — «татар Википедиясе» — башка телләрдәге бүлекләре кебек үк мәкаләләр язылу телен генә белдерә, берәр этнос яки дәүләткә караганын түгел.

Татар Википедиясе (шулай ук ТатВики һәм tt.wiki) — Викимедиа фонды карамагындагы Википедия исемле интернет-энциклопедия проектының татар телендәге өлеше.
Татар Википедиясенә кирилл һәм латин имләләрендә язу мөмкин, тик бер мәкалә эчендә бу ике әлифбаны куллану рөхсәт ителми, ләкин барлык төркемнәр атамалары тик кириллча языла.

Татар Википедиясе — татар телен белүче һәм өйрәнүче волонтерлар (үзиреклеләр) көче белән үстерелә.
Кертем яки үзгәртүләр ясаучылардан, үз гамәлләрен кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар буенча кылулары көтелә.

Татар Википедиясе җәмәгатьчелеге карары нигезендә латин әлифбасында да мәкаләләр язып була. Латин әлифбасы нигезендәге Баш бит һәм аңа багышланган проект бар.

2012 елдан Татар Википедиясе мәкаләләрен латин әлифбасында укырга теләүчеләр өчен әйләндергеч (конвертор)(үле сылтама) кулланырга мөмкин.

  • 2009 нчы елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесендә Татар Википедиясе «Туган тел» номинациясендә беренче урын яулый.
  • 2010 елның октябрендә узган I Халыкара «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе икенче урынны яулый.
  • 2010 елның «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Туган тел» номинациясендә янә Татар Википедиясе җиңә[2].
  • 2011 елда узган II Бөтендөнья «Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесенең «Тематик ресурс — иҗади җәүһәр» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урын яулый.
  • 2011 елда узган «Татнет йолдызлары» бәйгесенең «Фән һәм мәгариф» номинациясендә Татар Википедиясе беренче урында[3].
300 000 мәкалә

Хәзерге вакытка Татар Википедиясендә 502 209 мәкалә бар, 6743 файл йөкләнгән. Викимедиа статистика проектының Татар Википедиясен тасвирлаган Кыскача аналитик мәгълүмат һәм тулы таблица.

Чагыштырма статистика

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар Википедиясенең башка төрки телле Википедия бүлекләре белән чагыштырма таблица

Код
Википедия бүлеге
Ачылган елы
Мәкаләләр
Битләр
Файллар
Үзгәртүләр
Теркәлгән кулланучылар
Актив кулланучылар
1 tr Төрек 2002 623 805 3 219 106 42 254 34 114 040 1 621 591 2313 21 183.4
2 tt Татар 2003 502 209 829 658 6743 4 398 875 53 384 63 6 2.3
3 azb Көньяк Азәрбайҗан 2015 243 763 578 117 377 1 565 767 52 792 99 4 5.1
4 uz Үзбәк 2004 294 665 1 093 789 3777 5 290 243 147 842 627 16 35.6
5 kk Казакъ 2002 238 115 641 909 11 434 3 394 517 160 879 244 15 15.2
6 az Азәрбайҗан 2004 200 223 582 205 14 790 7 822 269 300 053 570 15 48.9
7 ky Кыргыз 2002 77 044 108 868 2679 492 283 41 759 88 2 0.8
8 ba Башкорт 2005 63 751 183 701 1505 1 278 376 42 711 66 4 24.6
9 cv Чуваш 2004 56 751 115 747 535 838 119 36 262 58 2 7.8
10 crh Кырым-татар 2008 28 436 54 646 0 230 842 31 228 37 2 3.6
11 sah Саха 2008 17 165 52 083 1765 410 580 26 193 34 4 32.6
12 tk Төрекмән 2004 6896 17 071 340 258 522 29 935 42 4 33
13 ug Уйгур 2012 8298 16 461 0 166 223 23 144 34 1 9.8
14 gag Гагауз 2010 2808 6661 0 69 575 15 116 16 1 19.7
15 krc Карачай-балкар 2010 2182 14 815 0 111 182 10 979 16 1 251.6
16 kaa Каракалпак 2006 7743 18 533 29 95 906 13 111 45 1 10
17 tyv Тыва 2013 3526 13 138 0 48 277 9809 16 1 27.3
18 alt Алтай 2021 1105 6448 0 47 120 3382 13 2 170.9


Мәкаләләр тематикасы буенча статистика

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елның 5 февраленә мәкаләләрнең күбесе киләсе темаларга багышланган[4]:

  • торак пунктлар — 122 488 мәкалә,
  • елгалар — 23 350 мәкалә,
  • астероидлар — 20 896 мәкалә,
  • аксымнар — 14 605 мәкалә,
  • шәхесләр — 12 201 мәкалә,
  • галактикалар — 7 838 мәкалә.
  • хронологик исемлекләр — 3 923
  • кратерлар — 2700
  • һинд дине — 1820
Tatar.info проектының эмблемасы

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]