Гаптрәүф Нуриев

Гаптрәүф Нуриев
Туган телдә исем Гаптрәүф Салих улы Нуриев
Туган 10 гыйнвар 1951(1951-01-10) (73 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР Арча районы, Урта Бирәзә
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия Россия
Әлма-матер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һәм Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Казан театр укуханәсе, Болгар ислам академиясе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре - 2022
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

 Гаптрәүф Нуриев Викиҗыентыкта

Гаптрәүф Салих улы Нуриев (10 гыйнвар 1951 ел, СССР, ТАССР, Арча районы, Урта Бирәзә) - галим-филолог, Россия Федерациясенең (2022) Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар теле һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы профессоры.

Гаптрәүф Салих улы Нуриев 1951 елның 10 гыйнварында Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. 1970 елда Арча педагогика училищесын тәмамлый. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә, биредә профессорлар Халит Кумысников һәм Асия Хәйруллина курсларын 1977 елда тәмамлый. Аннан соң өч ел дәвамында профессор Ирина Петровна Козлянинова җитәкчелегендә ГИТИСның сәхнә теле кафедрасында стажировка үтә. 1980 елдан Казан театр училещесында эшли башлаган Гаптрәүф Салихович бүгенге көнгә кадәр татар театр сәнгатенә өченче буын артистларны әзерли.

1996 елда Хәлиф Курбатов җитәкчелегендә “Татар сәхнә сөйләме” темасына кандидатлык, ә 2002 елны “Татар классик драматургиясенең лингвистик поэтикасы” темасына докторлык диссертацияләре яклый. Галим соңгы ике дистә ел эчендә өч монография, дистәгә якын укыту-методик әсбап, җыентык һәм журналларда илледән артык фәнни мәкалә бастырды.

Рәүф әфәнденең 1998 елда дөнья күргән “Татар сәхнә сөйләме” монографиясендә фәнни яктан өйрәнү өчен гаять катлаулы булган татар сәхнә сөйләме мәсьәләләре тикшерелә. Галимнең әлеге хезмәте сәхнә сөйләменең башка проблемаларын, актёрларның индивидуаль сөйләм үзенчәлекләрен, радио-телевидение сөйләмен өйрәнүгә, бу өлкәдәге кимчелекләрне классификацияләү һәм бетерү юлларын ачыклау өчен дә файдалы булды.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Фәнүзә Шәкүр кызы ― КФУның татар филологиясе бүлегендә татар теле тарихы кафедрасы җитәкчесе. Уллары Әнәс юрфакта укыта, юридик фәннәр кандидаты. Әннүр ― әлеге уку йортының геология факультеты аспиранты.[2]