Мәләкәс (Сембер өлкәсе)
Мәләкәс | |
рус. Димитровград | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 1698 |
---|---|
Рәсми исем | Димитровград |
Кана белән язылган исем | ジミトロフグラード |
... хөрмәтенә аталган | Георгий Димитров[d] |
Рәсми тел | рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Мәләкәс районы, Мәләкәс өязе һәм Ыстарапул өязе |
Административ-территориаль берәмлек | Сембер өлкәсе |
Сәгать поясы | UTC+04:00[1] |
Халык саны | 110 968 (2021)[2] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 60 метр |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 42 км² |
Почта индексы | 423897 |
Рәсми веб-сайт | dimitrovgrad.ru |
Һәйкәлләр исемлеге | Список памятников культурного наследия Димитровграда[d] |
Хуҗалыклар саны | 256[3] |
Җирле телефон коды | 84235 |
Мәләкәс Викиҗыентыкта |
Мәләкәс (1972 елдан рәсми атамасы Димитровград) – Сембер өлкәсенең икенче зур шәһәре, Мәләкәс районы үзәге. Куйбышев сусаклагычының сул ягында, Олы Чирмешән койган җирдә урнашкан. Мәләкәстән Сембергә 85 км, Самарга – 160, Тольяттига кадәр 100 км юл. Татарстанның Спас районы теләлеп тора.
Мәләкәстә Европада иң зур саналган НИИАР – Атом реакторларын фәнни-тикшерү институты урнашкан.
Тарихи белешмә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рәсми рәвештә Мәләкәскә 1698 елда нигез салынган. Мәләкәстә килсәк, аның рус килгәнче үк яшәгәнен Русский Мелекес дигән авылның бүген дә исән-имин булуы исбатлый. Шәһәр урынындагы тораклы нокта Чуаш Мәләкәсе дип атала. 18 гасырда Мәләкәс ара-тирәдә әһәмиятле руынга әйләнә, биредә казна аракы заводлары эшли. 1877 елда Мәләкәс заводы Мәләкәс посады (бистәсе) дип атала башлый. 1913 елны Мәләкәс аша тимер юл уза, Идел аша күпер пәйда була. 1916 елда бистәдә инде 16 мең кеше тора. 1926 елдан шәһәр итеп таныла. 1943 елдан – яңа хасил булган Сембер өлкәсендә. 1972 елдан Мәләкәс шәһәре бүген Димитровград дип атала. Болгария коммунисты Димитровның бу кала белән бернинди мөнәсәбәте булмаса да. [4]
2016 елда биредә туплы хоккей буенча дөнья беренчелеге узачак.[5]
Икътисад
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1956 елны И. Курчатов башлангычы белән НИИАР корыла. 1967 елны Димитровград автоагрегат заводы – Тольятти шәһәрендәге ВАЗы филиалы корыла.
Мәләкәс татарлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1917 елгы инкыйлабка кадәр Мәләкәс шәһәрендә 4 мәчет эшләгән. Мәчет биналарының язмышлары төрлечә булган. Бүгенгә кадәр бары тик берсе генә гайбадәтханә сыйфатында хезмәт итә. Ике катлы бина зур һәм якты булса да, күп еллар буе башка максатларда кулланылганга, бик таушалган һәм төзекләндерү таләп ителә.
Мәләкәстә 15 меңнән артык, ә Мәләкәс районында биш меңнән артык татар исәпләнә.
1989 елда Мәләкәснең 9-нчы мәктәбендә Мөнирә Җумаева ана теле буенча факультатив ачып җибәргән иде. Бүген Мәләкәстә 22нче татар мәктәбендә 260 укучы укый.
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Габдерәшит Габдерхаманов (1936), галим.
- Сергей Жуков (1976), җырчы, эшмәкәр, музыкант. «Руки Вверх!» поп-төркеме солисты һәм лидеры.
- Михаил Казаков, опера җырчысы.
- Рөстәм Хәсәнов (1956), галим, КДМА ректоры (филиал директоры, 2016 елдан).
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Православие
- Ислам
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Федеральный закон от 09.03.2016 № 69-ФЗ — 2016.
- ↑ Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)
- ↑ XXXVI. Самарская губерния: Список населенных мест Российской Империи по сведениям 1859 года / мөхәррир А. И. Артемьев — СПб: Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1864. — 134 бит — (Списки населенных мест Российской империи)
- ↑ http://www.azatliq.org/content/article/1124412.html
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-12-03, retrieved 2014-08-27