Татарстан Республикасы бәйрәмнәре
Татарстан Республикасы бәйрәмнәре — Татарстанда рәсми рәвештә билгеләнгән эш көне булмаган бәйрәм көннәре, милли бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар. Барлык рәсми бәйрәмнәр Татарстан Республикасы кануннары белән билгеләнә.
"Татарстан Республикасы бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы Канун Республика Югары Советы тарафыннан 1992 елның 27 февралендә кабул ителә[1].
Эш көне булмаган бәйрәмнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Уздырылу вакыты | Исеме | Искәрмә |
---|---|---|
30 август | Татарстан Республикасы көне | Татарстан Дәүләт Суверенлыгы Декларациясе кабул ителгән көндә билгеләнә |
6 ноябрь | Татарстан Республикасы Конституциясе көне | 1992 елда Республика Югары Советы тарафыннан Татарстан Конституциясе кабул ителгән көндә билгеләнә |
Ураза бәйрәме, яки Ураза гаете | Ураза һәм Корбан бәйрәмен билгеләп узу Ай календаре һәм гадәткә кергән традицияләр нигезендә Татарстан Республикасы Рәисе указы белән өч ай алдан билгеләнә | |
Корбан бәйрәме, яки Корбан гаете |
Башка бәйрәм көннәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Туган тел көне — татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886—1913) туган көненә туры китереп, һәр ел 26 апрельдә билгеләп узыла.
Татарстан Республикасында язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан татар халык бәйрәме Сабан туе һәм рус халык бәйрәме Каравон уздырыла.
Шулай ук милли бәйрәмнәрдән: төрки халыклар бәйрәме Нәүрүз (21 мартта), мари мәдәнияте бәйрәме Семык (15 июньдә), удмурт мәдәнияте бәйрәме Гырон Быдтон (29 июньдә), чуаш мәдәнияте бәйрәме Уяв (6 июльдә), керәшен мәдәнияте бәйрәме Питрау (12 июльдә), славян мәдәнияте бәйрәме Иван Купала (5 июльдә), мордва мәдәнияте бәйрәме Валда Шинясь (30 июньдә) оештырыла[2].
Әлеге бәйрәмнәрне уздыру вакытлары ел саен Татарстан Республикасы Рәисе указы белән билгеләнә (2023 елның 6 апрелендәге 24-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы редакциясендә).
Истәлекле көннәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне 21 майда билгеләп үтелә. Искә алу чаралары Татарстанның Болгар ш. «Изге Болгар җыены» кысаларында уза. Чара, 1989 елдан башлап, Идел буе болгарлары тарафыннан 922 елда дәүләт дине сыйфатында Ислам динен кабул итү көне һәм болгар ханы Алмушның Ибне Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы истәлегенә үткәрелә. «Изге Болгар җыены» бөтен илдән дистәләгән мең кешене һәм чит илдән күп ватандашларны җәлеп итә[3].
Шулай ук Татарстан Республикасының Россия Федерациясе субъекты законнары белән билгеләнгән башка әһәмиятле даталары да билгеләп үтелә.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Россия бәйрәмнәре